Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кабак мае

Бакча тутырып үстердек. Файдасын күрик инде.

Кабак орлыгын (1 кг) киптереп, кабыгын әрчегез. Кәстрүлгә тутырып, төшләрнең өстенә бераз гына чыгып торырлык итеп, су салыгыз да сүрән утка куегыз. Кайнап чыкканнан соң тагын 7 минут тоткач, уттан алып суытыгыз. Аннары суын түгеп, йомшарган төшләрне блендерда ваклагыз. Шул массаны биш катлы марля аша сыгыгыз. 1 стакан чамасы май чыгарга тиеш. Өстен каплап, салкынча караңгы урында саклагыз. Майны бер елга кадәр файдаланырга була.

Фарингиттан. Йоткылык еш ялкынсына торган булса, 5 – 10 тамчы кабак маен көненә 3 тапкыр 3-4 атна дәвамында эчегез. Көзен һәм язын шул ук дозада профилактика өчен 1-2 атна эчеп алырга мөмкин.

Тонзиллит һәм ларингиттан. Тамакның миндальсыман бизләре яисә үңәч ялкынсынганда, кабак мае һәм сарымсак белән ингаляция ясау файдалы. Моның өчен 1-2 тыр­нак сарымсакны боламык хәленә килгәнче изәргә кирәк. Шул боламыкны һәм майның савыт төбендәге утырмасын тигез өлешләрдә бергә кушып болгатырга да иснәргә. Томаудан. Кишер суы (1 өлеш) белән кабак мае (2 өлеш) катнашмасын борынга 2шәр тамчы тамызыгыз.

Бал белән кабак суы

Бу катнашма иммунитетны ныгыта. Озаккарак җитсен дисәгез, кабакның зуррагын (8-9 кг) сайлагыз. Тышкы кабыгын гына әрчегез дә, төшләре һәм эчендәге йомшагын да бергә кушып, иттарткычтан чыгарыгыз.  Эмальле кәстрүлгә бушатып, шуңа 5 кг бал салып болгатыгыз. Кояш нурлары төшми торган урында 10 көн тотыгыз, көн саен 1 тапкыр болгатып алыгыз. Аннары пыяла банкаларга сөзеп, сокны суыткычта саклагыз. Файдалырак булсын өчен, ашарга ярты сәгать кала 2-3әр аш кашыгы эчегез.

Витаминлы коктейль

10 аш кашыгы су чыгарлык итеп, кабакны вак тишекле угычта уыгыз (блендерда вакларга да була), сутын аерып алыгыз. Шуңа уртача зурлыктагы 2 суганның суын, угычта уылган 4 алма боламыгын кушыгыз. 2 аш кашыгы бал да өстәп, миксер яки блендер белән әйбәтләп күпертегез. Бу коктейльне көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Ашар алдыннан эчсәгез, яхшырак. Катнашманы суыткычта саклагыз.
Даими куллансагыз, иммунитетыгыз нык булыр.

https://omet-rb.rbsmi.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев