Чирмешәнлеләрне июньдә дә озын яллар көтә
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне июньдә дә озын яллар көтә

2020 ел ахырына кадәр Россиядә яшәүчеләрне 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын бер озын ял көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

12 июнь илдә эш көне булмаган бәйрәм көн санала, быел ул җомгага туры килә.

Тагын бер ял көне Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрьдә көтелә. Ул быел чәршәмбегә туры килә һәм эш атнасын икешәр эш көненнән (2-3 ноябрь һәм 5-6 ноябрь) торган ике өлешкә бүлә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев