Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ивашкинода “Рекордлар көне“ үткәрелгән

Ивашкинодагы мәктәп яны лагеренда 21 көн дәвамында 2-7 классларда укучы 30 бала ял иткән. -Балаларның ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен алдан ук план төзеп куйдык, - ди лагерь начальнигы Надежда Андреева. - Әйтик, 22 июнь - Хәтер көнендә Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә чәчәкләр салдык, балаларга бу көннең асылы турында...

Ивашкинодагы мәктәп яны лагеренда 21 көн дәвамында 2-7 классларда укучы 30 бала ял иткән.

-Балаларның ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен алдан ук план төзеп куйдык, - ди лагерь начальнигы Надежда Андреева. - Әйтик, 22 июнь - Хәтер көнендә Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә чәчәкләр салдык, балаларга бу көннең асылы турында сөйләдек.
Экология көнендә балалар чишмә янына барганнар, дару үләннәре җыйганнар, табигатькә экскурсиягә чыкканнар. "Көлке көне", "Рекордлар көне", "Индеецлар көне" дә бик мавыктыргыч үткән. Балалар уеннар арасында мәктәп яны тәҗрибә участогында да эшләп алганнар.
Пешекче апалары ял итүчеләрне көнгә өч тапкыр тәмле ашлар белән сыйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. мәктәп яны лагере