Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җитте замана - су кондызы кешегә ташланган

Кондызлар бер ябышсалар җибәрмиләр икән. Аның үткен тешләре бик куркыныч.

Салават районының Лаклы авылында бик сирәк очрый торган вакыйга булган. Шушы авылда яшәүче хатын-кыз су кондызы тешләве корбанына әверелгән. Район ветеринария станциясе башлыгы Тимур Камалетдинов әйтүенчә, хатын-кыз иртә белән эшкә барырга чыккан һәм капка алдында хайванны күргән. Эт дип уйлап, хуҗабикә аны куып чыгарырга булган.

Кимерүче су хайваны, качу урынына, хатын-кызга ташлана һәм аның аягыннан тешләп ала. Кычкырган тавышны ишетеп, аның уллары чыга һәм су хайванын сәнәк белән кадап үтерергә мәҗбүр  булалар. Чөнки кондызлар бер ябышсалар җибәрмиләр икән. Аның үткен тешләре бик куркыныч. Әгәр дә сез аларга кагылмасагыз, бу хайваннар зарарсыз. Бик сирәк очракларда гына алар кешегә һөҗүм итәләр. Кимерүче мәете Мәсәгуть авылына экспертиза өчен җибәрелгән.

Зыян күрүче  хатынны ашыгыч ярдәм  хезмәте белән хастаханәгә урнаштырганнар. Аның аягында җитди яралар барлыкка килгән. Кондыз өй бакчасы артыннан агучы Әй елгасыннан килгән дигән фараз бар, дип яза Өмет.  

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ

Фото: Газета "Юрюзань"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев