Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ит, помидор, тары ярмасы белән тутырылган борыч пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 8-10 данә татлы борыч, 500 грамм сыер ите, 3 данә помидор, 1 чеметем кызыл борыч, тәменә карап тоз, 1 бәйләм яшел суган (яки укроп, петрушка, кинза), 2 теш сарымсак, тәменә карап – хмели-сунели, 7 аш кашыгы каймак, 100 грамм тары ярмасы, 2 аш кашыгы аджика, 4 аш кашыгы томат соусы.

Тары ярмасын юып, өстенә кайнар су агызабыз һәм 30 минут тотабыз (әчесе суга чыксын өчен). Шуннан соң суын саркытабыз. Борычларны юып, орлыкларыннан чистартабыз. Фаршка ваклап туралган помидор, яшел тәмләткечләр, тары ярмасы, тоз-борыч өстәп болгатабыз. Борычларга шушы катнашманы тутырабыз. Тутырылган борычларны калынрак төпле кәстрүлгә бер-берсенә тиеп торырлык итеп урнаштырабыз.  Каймакка томат соусы һәм аджика өстәп болгатабыз да борычлар өстенә салабыз. Кирәк булса, тагын тоз өстибез. Кәстрүлне газга куеп, кайнап чыкканнан соң сүрән генә утта, капкачын ябып,  35-40 минут пешерәбез.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X