Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә 26 декабрь – 1 гыйнваргә

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Күптәнге танышларыгыз белән элемтәләрне ныгыту-торгызу чоры. Аларга шалтыратып яки язып, якынлашып килүче Яңа ел белән котларга, каникулда кунакка чакырырга онытмагыз. Өстәмә керем чыганаклары шулай гына табыла…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ел бетеп килә, дип артык туарылып китмәгез. Барча халык Яңа елны каршыларга әзерләнгән бер мәлдә вазыйфагызда тагын да ныгып, үсеп китәрдәй адымнар ясарга мөмкинсез. Ә моңа форсат чыгачак. Ничек кенә әле!…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бик күңелле Яңа ел сюрпризлары көтегез. Тирәгездәгеләр, мөлаемланыбрак китүегезне күреп, мактау сүзләре белән күңелегезне күрер. Курантлар сугар алдыннан искитмәле дәрәҗәдә матур хәбәр ишетерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Хис-тойгыларның көчәеп киткән мәле. Дөньягызны онытып, гашыйк булып куюыгыз бар, ягъни… Бәйрәм алды керемнәре күп булса, киләсе елга зур гына планнар да кора аласыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Узып баручы елга эчтән генә йомгак ясап утырганда, хезмәттәшләрегез алдында бер башка үсеп китүегезне аңларсыз. Хәер, премияләр күләме дә раслар моны. Бәйрәм планнарын тагын да кызыклырак итеп үзгәртергә форсат чыгар.

Кыз (24.08 – 22.09) Өс-башны, йөз-кыяфәтне карау өчен бик шәп мөмкинлекләр чоры. Телефоныгызда инде әллә кайчан онытылган номерларны бетергәндә, сәеррәк хатирәләр баш калкытыр. Бер дустыгыз әйбәт кенә яңалыклар белән куандырыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кыюланып китеп, күңел түрендә еллар буе яшереп саклаган бер хыялыгызны чынга ашырып куярсыз. Гайбәтчеләрдән читтәрәк йөрегез: шәхси эшләрегезгә комачаулык ясаулары бар. Сөеклегездән Яңа елга бик шәп бүләк көтегез. Матди гына да булмастыр әле ул…

Чаян (24.10 – 22.11) Уңышлы атна. Эшләрегез күзгә күренеп алга китәр. Яңа елга керәбез дигәндә генә, акчалы эш тәкъдим итеп, уйга калдырырга мөмкиннәр.

Укчы (23.11 – 21.12) Туганнарыгыздан күңелгә сары май булып ятардай хәбәрләр көтегез. Тормышыгызның уңай якка борылып маташуын сизеп сөенерсез. Гаять акчалы, күңелле һәм мул чор.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Байлык артыннан кумасагыз да, сезне ул үзе куып тотар. Әйе-әйе, байыйсылар алда әле… Кыскасы, Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алырсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Елның соңгы көннәрендә кичектереп булмастай эшләр (алар әйбәт кенә акча китерәчәк чөнки) белән мәш килерсез. Көтмәгәндә генә элекке мәхәббәтегезне очратып, хатирәләр диңгезенә чумарсыз. Бәйрәм алдыннан дусларыгыздан үзегезне үсендереп җибәрердәй җылы сүзләр ишетерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Ел азагы гаять әйбәт булачак. Ялгыз Балыклар бердәнберләрен табачак. Ә гаиләлеләр гүя бәхет диңгезендә йөзәчәк.

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев