Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иммунолог коронавирус белән авыручылар санының кайчанга кадәр артачагын әйткән

Россиядә авыручылар саны иң югары биеклеккә җиткәнче – әле тагын 2-3 атна дәвамында үсәчәк. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков шулай дип белдергән.

“Чирләүчеләр саны тагын 2,5-3 атна үсәчәк әле. Шуннан соң “түшәм”гә килеп терәләчәкбез һәм түбәнгә “тәгәри” башлаячакбыз. Әйтергә кирәк, күтәрелүгә караганда 2-2,5 тапкыр акрынрак төшәчәкбез. Бу “койрык”ның каячан өзеләчәге әлегә билгесез”, – дигән Крючков.
Ул шулай ук, пик дәрәҗәсенә җиткәннән соң 1,5 ай чамасы узуга, “койрык”ның алтынчы “дулкын”га әйләнү ихтималын әйткән. “Өч атна үсәчәк, шуннан соң тотрыклыланачак, аннан кими башлаячак – бик озын “койрык” булырга охшап тора бу. Ай ярымнан янә күтәрелеш булырга мөмкин. Мәсәлән, бездә “омикрон” ның ВА2 төре бик нык таралу хисабына. Даниядә ул чирнең котырып таралуына китерде”, – дип аңлаткан иммунолог.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә коронавирус йоктыручылар саны берничә көн рәттән рекорд куя инде. Алдагы көнне чир ияртүнең 67 809 очрагы теркәлгән. Татарстанда бер көн эчендә чирләүчеләр саны 297дән 348гә җиткән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев