Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Идел буенда 80 тонна сасыган тавык күмү нинди афәткә китерергә мөмкин?

Татарстанның Тикшерү комитеты Иделдән йөз метр ераклыкта күмелгән 80 тонна тавык турында мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

«Татарстан Республикасында биологик калдыкларны законсыз күмү турындагы мәгълүмат буенча тикшерү башланды. Массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы барышында Яшел Үзәннең “Даль-Кама” ит комбинаты хезмәткәрләренең 80 тонна биологик калдыкларны законсыз утильләштерүе ачыкланган”, – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, узган елның җәендә ит комбинатында суыткыч җиһазлары ватылган, шуның нәтиҗәсендә 80 тоннага якын тавык ите бозылган. Оешма хезмәткәрләре сасыган итне Идел ярыннан йөз метр ераклыкта предприятие ишегалдында гына күмәләр.

Тикшерүчеләргә бу вакыйганың барлык шартларын да билгеләргә кирәк булачак. Якын арада махсус техника ярдәмендә биокалдыклар күмелгән урын тикшереләчәк.

tatar-today.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев