Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Җиде айлык баланың гаебе нидә?...

Анага карата җинаять эше кузгатылган.

Магнитогорскида Башкортстаннан килгән 22 яшьлек хатын үзенең 7 айлык кызын ишек яңагында бәргән.

Аңа карата үтерергә омтылу мәддәсе буенча җинаять эше ачылган, ә баласы гомере өчен хәзер табиблар көрәшә - баланың башы авыр җәрәхәтләнгән.

Бу хәл 4 декабрьдә булган. Хатын баласы белән бергә ахирәтенә кунакка килгән, анда исерткеч эчемлекләр эчкән. Ниндидер мизгелдә ул кечкенә кызны эләктереп ала да ишек яңагына ыргыта. Аны моны эшләргә нәрсә мәҗбүр итүе аныкланмый. Җинаять эше кысаларында бу очракны тикшерү белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә.

Ана сак астына алынган. Элегрәк ул инде балаларны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Аның тагын бер яшьлек кызы бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев