Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялларда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Соңгы көннәрдә республикада тәүлеклек уртача температура нормадан 5-7 градуска югары булган.

Якындагы көннәрдә дә бик җылы һава көтелә. Шимбә – 23 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +1…+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә -1…+2 градус. Урыны белән аз гына яңгыр, җепшек кар, көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Якшәмбе – 24 ноябрьдә көндез һава температурасы, алдагы көндәге кебек үк, +1…+6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә -2…+3 градус тәшкил итәчәк. Секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, кайбер районнарда – карлы яңгыр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразлары буенча, дүшәмбе – 25 ноябрьдә урыны белән юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Сишәмбе – 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төшәчәк: көндез +2…-2, төнлә -1…-6 градус булыр дип көтелә.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев