Гидрометеорология үзәге Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Белеп торыгыз

Гидрометеорология үзәге Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Бүген Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көчәячәк. Бу вакытта аның тизлеге секундына 15 метрга җитү ихтималы бар.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, бозлавык төнлә һәм көндез барлыкка килергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -4 градустан 1 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Ватаным Татарстан"

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев