Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Геомагнитлы дулкыннар көчәйде...

Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Бүген, 26 гыйнварда, астрономнар мәгълүматларына караганда, көчле магнит давылы күзәтелә. Аның интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк. Магнит давылының йогынтысын һава торышына бәйле кешеләр ныграк тоячак, көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин. Геомагнитлы дулкыннар көн дәвамында булачак, димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизәргә мөмкин. Иртәгә аның интенсивлыгы 4 баллга кадәр кимиячәк, бу белгечләр тарафыннан уртача магнит давылы буларак квалификацияләнә. Шимбә көнне аның активлык көче янә артачак, шуңа сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.

Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, балык, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
Бу айда янә кискен давыл 31 гыйнварда көтелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев