Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гадәти баш авыртуны “короновируслы” авыртудан ничек аерырга?

Баш авырту коронавирусның яңа штаммнарын йоктыручыларда иң еш очрый торган билгегә әйләнгән.

Лондон профессоры Тимоти Спектор әйтүенчә, COVID-19 инфекциясен йоктыручыларның өчтән ике өлеше баш авыртуга зарлана. Ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләүчеләрнең яртысында бу билге очрый, дип билгеләп үткән медик. “Күпчелек очракларда сырхауларның башы уртача дәрәҗәдә яки бик көчле авырта. Авырту 3-5 көнгә сузыла. Спектор аңлатып үткәнчә, бу очракта баш авыртуны басучы дарулар ярдәм итми.

Эпидемиолог сүзләренә караганда, чир йоктыручыларның 15 процентында коронавирус йоктыруның бердәнбер билгесе икән бу.
Британия галимнәре тикшеренүләре нигезендә исә, әлеге чирнең билгеләре бик көчле салкын тидерүгә охшап калган: сырхаулар баш авыртуга, томау төшү, тамак авырту, төчкерү-йөткерүгә зарлана.

Исегезгә төшерәбез: коронавирусның “дельта” штаммы 2020 елның октябрендә Һиндстанда ачыкланган. Соңрак аның тагын өч төре билгеләнгән. Әлеге штамм соңгы вакытларда бик күп илләрдә табылган һәм ул, табиблар фикеренчә, Һиндстанда COVID-19 инфекциясенең икенче дулкыны килеп чыгуының төп сәбәбенә әйләнгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев