Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Экстрасенслар һәм астрологлар 2016 елга ниләр фаразлый?

«Битва экстрасенсов» проекты финалисты Алсу Газыймҗанова: - Җәй көне Интернетта Төркия турында уйлануларымны язганда, озакламый бу илгә бүтән йөрми башларбыз яки азрак йөрербез, дигән идем. Быел үзем дә анда ике тапкыр булдым. Мисырдан Россиягә кайтып барган очкычны бәреп төшерер алдыннан үземне берничә көн начар хис итеп, шул хакта алдан язып...

«Битва экстрасенсов» проекты финалисты Алсу Газыймҗанова:


- Җәй көне Интернетта Төркия турында уйлануларымны язганда, озакламый бу илгә бүтән йөрми башларбыз яки азрак йөрербез, дигән идем. Быел үзем дә анда ике тапкыр булдым. Мисырдан Россиягә кайтып барган очкычны бәреп төшерер алдыннан үземне берничә көн начар хис итеп, шул хакта алдан язып та чыктым. Мексикадагы коточкыч гарасатны, Төркиянең безнең очкычны бәреп төшерүләрен алдан күреп, ай буе тынычлап йоклый алмадым.
Ике-өч ел элек, авыл хуҗалыгын күтәрәчәкләр, чөнки читтән кертелгән товарлар кибет киштәләреннән юкка чыгачак, дигәндә, барысы да миңа аптырап карый иде. Безне халыкларның бердәмлеге генә коткарып калачак.
2016 ел көтелмәгән вакыйгаларга бай булып, алар кварталлап узачак: язын, җәен, көзен һәм кышын. Гыйнварда Көнбатышта су басулар, җир тетрәүләр, бик күп су күрәм. Табигать бәла-казалары кичергән илләр Россия турында онытып торачак. Февраль ахыры-март башында Европада Россиягә каршы документларның кабул ителүе көтелә, ләкин бераздан аларны гамәлдән чыгарып, безнең файдага үзгәртәчәкләр. Никтер күз алдына Германия килеп баса. Аның безгә нинди катнашы бардыр, мөгаен, безнең яклы булыр. Сүриядәге болганышларның өч ел дәвам итүен күрәм.
Безнең белән дус булган илләр, әйтик, Белоруссия белән аралар суына. Ә моңарчы дуслыгыбыз ташка үлчим генә булган Латвия, Эстония кебек илләр, киресенчә, безнең яклы булачак. Элек Советлар Союзына кергән илләр кабат берләшергә мөмкин. Россиянең көче бары тик әнә шул берләшүдә.
Җәен өлешчә корылык көтелә, ә кайбер районнарда, киресенчә, яңгыр ишеп явачак. Гомумән, һава торышының тотрыксыз килүе көтелә. Республикабызда авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне күтәрәчәкләр, ел уртасында мәгарифтә үзгәрешләр булачак, дип әйткән идем, әмма алар системаны катлауландыруга түгел, гадиләштерүгә корылган. Республика медицинасында зур ачышлар ясалачак.
Безнең, татарларның иң зур хатасы - еш кына тамырларыбыз турында онытабыз, динебезне җиңел генә алыштырабыз. Исламнан православиегә күчкән кешеләрне күп беләм. Кем гаепле? Әти-әниләр, димәк, алар иман һәм тәрбия биреп бетермәгән. Моның ник шулай килеп чыкканын аңлар өчен, балачагымны искә төшерә башладым. Без бит Раштуа, Иисус турындагы мультфильмнар, ягъни чит динне күреп үстек. Мәхәббәт ул килә дә китә, ә дин белән иман кала.
Кызганыч, без - татарлар, бер-беребезгә ярдәм итмибез, мишәрләр генә ул яктан бердәм. Мин баламны мәктәпкә татар төркеменә бирдем, үзем дә татарча җырлап, клип төшердем. Миңа бу авыр бирелсә дә, моны үз тамырларыма, халкыма рәхмәт йөзеннән эшлим.
Астролог Лидия РУСИНОВА:
- Барлык йолдызнамә билгеләренә берьюлы яхшы була алмый. Күпмедер вакыт муллыкта яшәгән билгеләргә матди яктан зыян килергә мөмкин.
Кучкарларны уңай үзгәрешләр көтә, моңа әзер булып торырга кирәк.
2015 ел белән чагыштырганда, Үгезбозаулар өчен 2016 ел уңышлырак киләчәк. Игезәкләрне сентябрьгә кадәр кыенлыклар көтә, көз көне генә җиңел сулап куячаксыз. Кыслаларның шәхси планеталары әйбәт урнашса, сәяхәтләр, файдалы килешүләр, бала туу көтелә. Арысланнарга киләсе елда хыялларын тормышка ашыру өчен берни дә комачау итми. Сентябрьнең беренче көннәрендә туган Кызларга сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга киңәш итәм.
2015 елда Үлчәүләрнең тетмәсе тәмам тетелгәндер, киләсе елда җиңеллек көтелә. Владимир Путин - Үлчәү, бер яктан, аңа Уран тискәре йогынты ясый, димәк, санкцияләр дәвам итәчәк, әмма Юпитерның яхшы тәэсир итүе илнең хәвефсезлеге турында сөйли. Чаяннар шактый киеренкелектән соң, ниһаять, күп кенә очраклардан җиңүче булып чыгачак. Укчыларның киләсе елда кыенлыклары күп була, Сатурнның йогынтысы аркасында алар депрессиягә бирелергә мөмкин. 17 декабрь тирәсендә туучыларның июль белән августта баеп китү ихтималы бар. Сукоярларның яңа елда хәлләре начар булмаячак. Нептун, Юпитер һәм Сатурн кебек галәмәт көчле планеталар Балыкларны кайгыга салачак.
http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13464-ekstrasenslar-һәm-astrologlar-2016-elga-nilәr-farazlyiy?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстрасенслар фаразлау