Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дүрт кешедән торган гаилә кар өеме астында калган

Коточкыч фаҗигадә 14 яшьлек үсмер генә исән табылган.

9 гыйнварга каршы төндә Норильскидагы “Гора Отдельная” тау чаңгысы базасы территориясендә таудан кар ишелеп төшкән. Биш йорт кар астында калган.

Эзләү эшләре барышында коткаручылар 45 яшьлек ирнең, 38 яшьлек хатынның һәм яшь ярымлык малайның гәүдәләрен тапкан.
Исән-сау 14 яшьлек малай гына табылган. Аны реанимациягә урнаштырганнар. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Билгеле булуынча, кар астында төзелеш һәм бизәү материаллары белән шөгыльләнүче бизнесмен Владимир Поповның гаиләсе: үзе, хатыны һәм кече улы һәлак булган. Исән калган үсмер — аның өлкән улы. Дүрт кешедән торган гаилә урнашкан йорт кар өеме астында калган.

Бу очрак буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Красноярск крае прокуратурасы, үз чиратында, тикшерү башлаган.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев