Депутат Чирмешән районында читтән торып кабул итү үткәрә
Белеп торыгыз

Депутат Чирмешән районында читтән торып кабул итү үткәрә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Николаевна Рыбакова мәгариф, мәдәният һәм социаль сәясәт мәсьәләләре буенча онлайн-читтән торып кабул итү үткәрә.

Кабул итү 2020 елның 27 ноябрендә сәгать 10нан 11гә кадәр түбәндәге адрес буенча оештырыла: ТР, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 29 (Туган як тарихи музее, 2 нче кат “Бердәм Россия” сәяси партиясе төбәк республика оешмасының Чирмешән җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе).

Белешмәләр алу һәм язылу өчен телефоннар: 2-58-45, 2-58-40.

Кабул итү – бары тик алдан язылу буенча гына.

фото: архив


Нет комментариев