Июнь аеның икенче яртысында ук җир җиләге өлгерде.
Чирмешәнлеләр болын-әрәмәлекләрдә җиләк җыя, тик яңгыр гына комачаулый. Шулай да халык һава торышының яхшы вакытын эләктереп калырга тырыша, урман байлыгы эре һәм пешкән, чиләк бик тиз тула. Җиләккә бара алмаучыларга да аны авыз итәргә мөмкинлек бар, биш литрлы чиләкне 1000 сум белән тәкъдим итәләр.
Нет комментариев