Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә тагын өч кеше йөртү таныклыксыз калган

Нагорный поселогында яшәүче Павел Серов, Бәркәтәдән Хәлил Галиев, Түбән Чегодайдан Эдуард Улеев бер ел ярым руль артына утыра алмаячаклар, чөнки күптән түгел барысы да йөртү таныклыксыз калганнар.

Мондый хәлгә алар үзләре гаепле – ир-егетләр автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр. Район җәмәгать суды гаеплеләрне 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге автомобиль йөртүчеләрнең спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуларын алкотектор да күрсәткән. Кайберләре медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүләре, бит төсендә, үз – үзләрен тотышында үзгәреш ачык күренә.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев