Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәндә дә янгынга каршы режим вакытында штрафлар ике тапкыр арта

14 апрельдән 11 майга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда янгынга каршы катгый режим гамәлдә булачак.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләме ике тапкыр арта.

-гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

-вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

-юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Катгый режимның быелгы төп үзенчәлеге – учак ягу, чүп, коры үлән яндыру  тулысынча тыела.

Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, балалар ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту оешмалары территорияләрендә махсус җайланмаларда (мангал, “жаровня” һ.б) ачык утта ризык әзерләү тыела.

Шулай ук 1–3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга да ярамый. Зинһар, ут белән сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев