Тышкы рекламаны тиешсез урыннарга урнаштырган өчен узган елны өч кеше административ коммиссия алдында җавап тоткан, аларны штрафка тартканнар. Быел нәкъ шуңа күрә тагын бер кешегә штраф салынган.
- Соңгы вакытта район үзәгендә тиешсез урыннарда: баганаларда, административ биналар һәм күпфатирлы йортлар стеналарында ябыштырылган реклама кәгазьләре күбәеп китте. Аларда төрле товарлар тәкъдим итәләр, яисә эшкә чакыралар, - ди район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. – Моны эшләүче кешеләр төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар дигән сүз. Реклама кәгазьләре өчен махсус урыннар билгеләнгән, район үзәгендә реклама такталары да бар. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен физик затларга 1 мең сум, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган.
Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев