Чирмешән районы авылларында Сабан туе да, Авыл көннәре дә була
Белеп торыгыз

Чирмешән районы авылларында Сабан туе да, Авыл көннәре дә була

Быел район үзәгендә Сабан туе 11 июньдә узачак.

10 июньдә Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Яңа Кади һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә авыл Сабантуйлары оештырыла. Аларда бәйрәм сәгать 10 башлана, Урманасты Үтәмештә - 14 сәгатьтә.

1 июль көнне Лашманда һәм Кармышта, стадионнарда, “Авыл көне” була. Әмир авылында әлеге бәйрәм  8 июль көнне узарга тиеш. Бер атнадан, 15 июльдә, “Авыл көнен” Туймәттә, 22 июльдә Бәркәтә авылында үткәрмәкчеләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев