Чирмешән лицее 17 мартта булачак хәйрия ярминкәсенә дәшә
Белеп торыгыз

Чирмешән лицее 17 мартта булачак хәйрия ярминкәсенә дәшә

Чирмешән лицее укучылары, әти-әниләре һәм педагоглары Кәрван сарае сәүдә үзәге мәйданында чираттагы “Игелек ярминкәсе” оештыра.

Бу ярминкә 17 мартта, якшәмбе көнне була.

Сатылачак товарның ассортименты төрле: камыр ризыклары, азык-төлек, кайнатмалар, салатлар, йомшак уенчыклар, бижутерия һәм башка күп нәрсәләр.

Продукцияне сатудан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак.

Чирмешән районында хәйрия ярминкәсе уздыру матур традициягә әверелде.


Нет комментариев