Чирмешәндә мәктәп ярминкәсе быел да була
Белеп торыгыз

Чирмешәндә мәктәп ярминкәсе быел да була

24 август көнне район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданчыкта мәктәп ярминкәсе узачак.

Анда белем учреждениеләре үз участокларында үстерелгән продукцияләрен: яшелчә, җиләк-җимеш һәм шулай ук төрле кайнатмалар, салатлар һәм пешкән әйберләр тәкъдим итәчәкләр.

Сүз уңаеннан, быел мәктәп коллективлары бакчаларында яшелчәләрне мулдан үстергәннәр.

фото редакция архивыннан

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев