Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне янгында хәбәр бирүче җиһаз алып куярга өндиләр

Статистика буенча, кеше үлеме белән тәмамланган янгыннарның яртысыннан күбрәгендә ут корбаннары йоклаганда һәлак булалар икән. Авыр эш көненнән соң кеше плитәгә аш җылытырга куеп, телевизор кабызып, яисә тәмәке тартып йокыга китә. Менә шундый янгын чыгу куркынычы булган очракларда аны уята торган хәбәр биргечләр (извещательләр) кирәк тә инде, диләр янгын белгечләре....

Статистика буенча, кеше үлеме белән тәмамланган янгыннарның яртысыннан күбрәгендә ут корбаннары йоклаганда һәлак булалар икән. Авыр эш көненнән соң кеше плитәгә аш җылытырга куеп, телевизор кабызып, яисә тәмәке тартып йокыга китә.

Менә шундый янгын чыгу куркынычы булган очракларда аны уята торган хәбәр биргечләр (извещательләр) кирәк тә инде, диләр янгын белгечләре.

Гадәттә, йокыга киткән кеше төтен исен сизми. Ә янгын турында автоном извещатель җиһазы төтен исен сизеп "сөрән сала", тавыш чыгарып кешене уята, янгын, ут чыгу турында кисәтә икән.

-АПИ - автономный пожарный извещатель дип атала торган бу җиһазны өйләргә урнаштыру кыен түгел, ул шөрепләр ярдәмендә түшәмгә беркетелә, "крона" батареяларыннан эшли, аның көче ел буена җитә. Бик файдалы әйбер. Мисал өчен, 2016-2018 елларда республикада шәхси йортларда (фатирларда) булган җиде янгын очрагында кешеләрне ут казасы хакында извещательләр кисәткән - бу 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерен саклап калырга булыша,- да районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын