Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне белемле кулланучы булырга өйрәттеләр

Кулланучыларның хокукларын яклау, хермәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү – Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре шундый бурычлар куя.

Эшмәкәрләр үзләреннән алынган товарның сыйфатсыз булуына зар белдереп килгән сатып алучылар белән ничек сөйләшергә, нинди чара күрергә тиеш? Территориаль органның безнең райондагы белгече Румия Сөләйманова Чирмешәндәге бер мебель салоны хезмәткәрләре белән очрашуда шул хакта сөйләде. Сатып алучыларның да кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулары бар иде. Әлеге очрашуда катнашучыларга мәгълүмати материаллар – памяткалар һәм буклетлар таратылды.

Румия Сулейманова Иске Үтәмеш мәктәбе укучыларына да кулланучылар хокукларын бозулар хакында сөйләде, теге яки бу очракта ни эшләргә икәнлеген аңлатты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль орган белгечләреннән бушлай консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Чирмешән, Совет урамы, 32. Тел. 8(84396) 2-23-80.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев