Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр вакытларын әрәм итми, Интернет аша түли

Бүген районыбызда яшәүчеләрнең бер өлеше торак - коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төр түләүләрне электрон төстә башкара, болай итү бик уңайлы, күп вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк, диләр. Иске Котыш авылында яшәүче Татьяна Иночкина да бүген электрон хезмәтләрдән актив файдалана, хәтта авылдашлары белән дә тәҗрибә уртаклаша,...

Бүген районыбызда яшәүчеләрнең бер өлеше торак - коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төр түләүләрне электрон төстә башкара, болай итү бик уңайлы, күп вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк, диләр.

Иске Котыш авылында яшәүче Татьяна Иночкина да бүген электрон хезмәтләрдән актив файдалана, хәтта авылдашлары белән дә тәҗрибә уртаклаша, интернет аша түләргә өйрәтә.
-Банктан кредит алдык, аны ай саен түләп барырга кирәк бит. Моның өчен генә авылдан Чирмешәнгә килеп йөрисе килми. Шунда кызлардан кредит түләүнең башка юллары юкмы соң, дип сорагач, алар миңа электрон юл белән түләргә тәкъдим иттеләр, - ди Татьяна Алексеевна. - Шәхси кабинет ачарга да булыштылар. Аны булдыру өчен сайтта бары тик кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, үз паролеңне генә куллану зарур. Дөрес, моның өчен банк картасы булуы да шарт һәм, билгеле, анда акча булырга тиеш. Аннан соң балалар бакчасы өчен дә онлайн режимда түләргә туры килде. Хезмәт хакы ала торган картаны файдаланып, коммуналь хезмәтләр өчен дә түли башладым. Гомумән, түләүләрне башкару өчен теләсә нинди банк карталарын файдаланырга мөмкин, аның ярдәмендә су, газ, ут, телефон, интернеттан файдаланган өчен, салымнар, ЮХИДИ штрафлары - һәммәсен дә түләп була. Санагычларын күрсәткечләрен дә кертергә кирәк. Гомумән, бу бик уңай, әлеге эшне чиратта тормыйча, өйдән чыкмыйча, интернетка тоташтырылган компьютер аша, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында башкарып була. Порталда барлык төр түләүләр турындагы мәгълүмат сакланып бара. Кирәк булса квитанцияләрне дә принтер аша чыгарырга мөмкин. Бервакыт шулай интернет аша ут өчен түләгәндә бер санда ялгышкан идем, акча дөрес китмәде. Район үзәгенә барып, "Энергосбыт" оешмасына мөрәҗәгать иттем, гариза яздым, акчаны кайтардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы электрон түләүләр Коммуналь хезмәтләр өчен түләү