Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр беләсезме: өлкән яшьтәге кешене карау рәсмиләштерелсә, компенсация түләнә

Районда 80 яшьне узган 1109 кеше яши. РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте аша хезмәткә яраксыз гражданнарны карап, тәрбияләгән өчен айлык компенсация түләве рәсмиләштерергә мөмкин. 100 шундый кеше әле аны рәсмиләштерергә өлгермәгән.

Әлеге түләүнең айлык күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. Компенсация хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалид (балачактан I төркем инвалидлар керми) һәм 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучы кешегә билгеләнә.  Аларның бер гаиләдә яшәүләре мәҗбүри түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме  - ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

-Компенсация түләвен билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин, - ди райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. -  Безгә дә мөрәҗәгать итәргә була, бу эштә безнең хезмәткәрләр сезгә барын да аңлатыр.

Өлкән кешене караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент  исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Караучы кеше эшкә урнашкан очракта андый түләү алуга хокук калмый, андыйлар район клиент хезмәтенә түләүне туктатуны сорап гариза язарга тиеш.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев