Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә миграция пункты дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең электрон юлын тәкъдим итә

Хәзер миграция өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү дә электрон ысул белән башкарыла, ягъни гражданнар документларын Интернет аша тапшыра алалар. Моның өчен gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтына керергә кирәк.

Чирмешән полиция бүлекчәсенең миграция пункты да Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең бердәм порталы (Единый портал) аша халыктан гаризаларны электрон рәвештә кабул итә.

-Теркәлү үткәннән соң, райондашларыбызның төрле дәүләт хезмәтләренә шул рәвештә гаризалар тапшыру мөмкинлекләре бар, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы Наилә Мәссарова. – Әйтик, Россия Федерациясе гражданины паспортын алу, яшәү урыны буенча теркәлү, күченеп килү һәм яшәү урыннары буенча теркәлү, адреслы белешмә кирәксә...

Мондый төр гариза бирү өчен зур чиратларда торасы түгел. Шул ук вакытта аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җибәрергә була, әле дәүләт пошлинасын да 30 процентлы ташлама белән түләү мөмкинлеге каралган. Интернет аша гариза язганда, гражданинга бүлеккә дә бер генә мәртәбә килергә кирәк була.

Безнең районда чит ил паспортлары бирелми. Моның өчен Аксубай, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат районнарының миграция хезмәтләренә шулай ук электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X