Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “кызыл әтәч“ тик тормый

01 30 май көнне Түбән Кәминкәдәге бер хуҗалыкта мунча янган. Ә 2 июнь көнне Иске Сережкино авылында янгын булган, ут ике хуҗалыкта бер өйгә һәм каралтыларга зыян салган. 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, ут балаларның шаяруыннан чыккан. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частенда үткән атнада 29 хәбәр теркәлгән. 260...

01 30 май көнне Түбән Кәминкәдәге бер хуҗалыкта мунча янган. Ә 2 июнь көнне Иске Сережкино авылында янгын булган, ут ике хуҗалыкта бер өйгә һәм каралтыларга зыян салган. 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, ут балаларның шаяруыннан чыккан.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частенда үткән атнада 29 хәбәр теркәлгән.
260 килограмм кукуруз орлыгы урлаган өчен Иске Үтәмештә яшәүче ир-ат җаваплыкка тартыла.
"Нурлатнефть" НГДУсының Бәркәтә авылыннан ерак түгел урнашкан электриклар боксыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор алып чыкканнар, матди зыян 10 мең сумга якын.
Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләр зыян күрмәгән.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләререн санга сукмаган 101 кешене ачыклаганнар, шуларның 4се транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 25кә якын чакырту кергән.
-Күпчелек очракта йөрәкләре сау булмаган кешеләргә ярдәм күрсәттек, - ди фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова. - Кичке (4 июньдә) һәм район Сабантуенда кизү тыныч үтте, мөрәҗәгать итүчеләр күп булмады.
04 Район газ хезмәте слесарьлары бер атнада 32 заявка үтәгәннәр.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгыннар

2
X