Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә квадроцикллар арта

Заманында авыл җирендә бик "ходовой" булган техника - мотоцикллар соңгы елларда урамнарда күзгә күренеп кимеде. Хәзер халык арбалы мотоблокларга, зуррак хуҗалык алып баручылар, мал-туарны күп асраучылар тракторга өстенлек бирә. Авылларда кыйммәтле квадроциклларда йөрүчеләр дә бар - анысында инде баераклар җилдертә. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең райондагы инспекторы Рифат Гатин әйтүенчә, бүген...

Заманында авыл җирендә бик "ходовой" булган техника - мотоцикллар соңгы елларда урамнарда күзгә күренеп кимеде.

Хәзер халык арбалы мотоблокларга, зуррак хуҗалык алып баручылар, мал-туарны күп асраучылар тракторга өстенлек бирә. Авылларда кыйммәтле квадроциклларда йөрүчеләр дә бар - анысында инде баераклар җилдертә.
Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең райондагы инспекторы Рифат Гатин әйтүенчә, бүген районда физик затларда 408 трактор исәпләнә. Шуларның 300ләбе шәхси йортларда теркәлгән, 100гә якыны крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы.
-"Частник"ларда көпчәкле МТЗ-80 тракторлары күп. Аларны кулдан, уртача 200-250 мең сумга тирә-күрше районнардан, Самара өлкәсеннән күп алалар, яңаракларын 300-350 меңгә юллаучылар да бар. Тракторларның өр-яңалары бик кыйммәт. Андый яңа техниканы ике ел элек Лагеркадан берәү сатып алып теркәгән иде. Халык бераз кечерәк, арзанрак, Кытайда җитештерелгән тракторлар алгалады, тагылма җиһазлары белән, - ди инспектор.
Авыл урамнарында анда-санда квадроцикллар да күренгәли. Мондый транспортны кайбер нефть оешмалары хезмәткәрләренә җәен эштә йөрергә ала икән. Кышкыга аларның аэрочаналары бар. Аэрочаналар безнең районда егерме ике данә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы квадрацикл мотоцикллар