Чирмешән урманчыларына янгыннарга каршы көрәшү өчен яңа “Соболь 4*4” автомашинасы бирделәр.
Шушы автомобиль базасындагы кече урман патруле комплексы (ул шулай атала) 500 литр су сыйдырышлы савыт, мотопомпа – су насосы, һава өрдергеч, аркага аса торган сиптергечле биш ранец-сумка, көрәк һәм урманда янгын сүндерү өчен башка күп кенә җайланмалар белән җиһазландырылган.

-ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына шундый техника сорап әллә ничә мөрәҗәгать иттек, калкулыклы урыннарда үсүче безнең урман юлларында йөрерлек, ут бәла-казаларын булдырмас өчен махсус машина бик кирәк иде, инда андый техникабыз да бар, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

фото: Илсөяр Гайнетдинова
Нет комментариев