Белеп торыгыз

Чирмешән урамнарына яңа асфальт җәеләчәк

Район үзәгенең Техническая урамында - "Кәрван Сарай" каршындагы юл чатыннан "бассейн"га чаклы һәм Дзержинская урамында - Саклык банкы тирәсеннән Амур ягына чыга торган юл чатындагы араны тоташ асфальтлап ремонтларга ниятлиләр. -Җир кышын каты туңмаганлыктан бугай, район үзәге юллары быел аеруча тузды. Чирмешәннән кала, Түбән Чегодай һәм Кече Чегодай авылларындагы асфальт...

Район үзәгенең Техническая урамында - "Кәрван Сарай" каршындагы юл чатыннан "бассейн"га чаклы һәм Дзержинская урамында - Саклык банкы тирәсеннән Амур ягына чыга торган юл чатындагы араны тоташ асфальтлап ремонтларга ниятлиләр.

-Җир кышын каты туңмаганлыктан бугай, район үзәге юллары быел аеруча тузды. Чирмешәннән кала, Түбән Чегодай һәм Кече Чегодай авылларындагы асфальт юлларның барысында да тишек -тошыклар ямалачак. Июнь аенда әлеге эшләрне төгәлләргә ниятлибез. Моңа акчабыз да бар, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. -Быел Түбән Чегодайның Җәлил урамында вак таш җәелгән юл ясалачак. Андый юлны Чирмешәннәң төньяк-көнчыгышындагы Җәлил, Тукай, Такташ урамнарында да төзү планлаштырылды.

Чирмешән районы Кәрван сарай асфальт юллар

Нет комментариев