Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында закон бозучылар хакында “Халык контроле”нә зарланганнар

Алкоголь сатуда закон бозучылар да бар: шундый 15 очрак ачыкланган, 23 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Бу өлкәдә кагыйдәләрне санга сукмаучылар хакында “Халык конторле” порталына безнең районнан биш хәбәр салганнар.

Җан башына бүлгәндә, узган тугыз айда, ягъни гыйнвар-сентябрь арасында район кибетләреннән бер кешегә уртача 7,7 литр алкоголь продукциясе сатылган, ягъни нәкъ былтыргы күләмдә.

Күршеләрдә бу күрсәткеч: Аксубай районында – 5,5, Әлмәттә – 11,9, Яңа Чишмә районында – 10,6, Нурлатта - 8,5, ә республика буенча уртача – 10,7 литр.

Районда тугыз айда халык сәүдә нокталарыннан барлыгы 14,6 мең декалитр алкоголь продукциясе сатып алган.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев