Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар урнаштырачаклар

Декабрь аенда районда тагын 90 өйдә янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлар урнаштыру планлаштырыла.

-Әлеге эш 2016нчы елда башланып китте. Шуннан бирле районда республика бюджеты хисабына күп балалы, аз керемле гаиләләргә, олы яшьтәге райондашларга, ялгыз яшәүчеләргә йөзләгән җайланма - извещательләр урнаштырылды, - ди 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Быел да мондый җиһазларны янгын часте хезмәткәрләре бушлай куячаклар. Аларның вакытында сигнал бирүе ел саен республикада уннарча гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә. Андый очрак безнең районда да булды.  Форсаттан файдалынып, якташларыбызга шуны да җиткерәсе килә, элек куелган әлеге кечкенә, ышанычлы техник җайланмаларда – извещательләрдәге “Крона” батареясы бер елга җитә. Шул вакыт узгач аны алмаштыру сорала.

Гомумән, Фәрит Яруллин әйтүенчә, автоном янгын хәбәрчеләрен һәр йортта булдырырга кирәк. Аны кеше үзе дә урнаштыра ала, янгын сигнализациясе  өчен махсус линия, өстәмә хезмәт таләп ителми. Тик аны сатып алганда игътибарлы булырга, шул ук җиһазны арзан бәядән сатып алып, бик кыйммәткә сатучылар да очрый икән. Извещательләрне район үзәгендә дә сатып алырга мөмкин.  

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев