Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы сулыкларында бер атнада ике кеше батып үлгән

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 22нән 29 июньгә кадәр вакыт аралыгында 40 гариза һәм хәбәр кергән. 24 июньдә Шешминкада Шушма елгасында 13 яшьлек кыз бала баткан. Ә 27 июньдә Иске Кади буасында Әлмәттән килгән 55 яшьлек...

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 22нән 29 июньгә кадәр вакыт аралыгында 40 гариза һәм хәбәр кергән.
24 июньдә Шешминкада Шушма елгасында 13 яшьлек кыз бала баткан. Ә 27 июньдә Иске Кади буасында Әлмәттән килгән 55 яшьлек ир-ат батып үлгән.
Билгесез кешеләр Ульяновка авылында берәүнең өеннән 45 мең сум акча урлаганнар.
Яңа Элмәледә яшәүче ир-ат авылдагы буш өйдән (хуҗабикә вафат) утын, такталар алып чыккан. Матди зыян 50 мең сумга якын.
Ивашкинода, Күтәмәдә, Утыз Имәндә, Чирмешәндә кеше кыйнау очраклары теркәлгән, бер кеше алкоголь продукциясен законсыз төстә сатуда гаепләнә, дүрт авария булган, зыян күрүчеләр юк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 113, участок инспекторлары 12 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакырту теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова сүзләре буенча, аларның күпчелеге югары кан басымы белән интегүчеләрдән булган. Балаларда ОРВИ очраклары теркәлгән, көнкүрештә җәрәхәт алучылар да бар.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 30 заявка үтәгәннәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы безгә хәбәр итәләр