Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән мәдәният йорты директоры төшенкелеккә бирелми

Коронавирус дигән золым тормышыбызны кисәк кенә үзгәртте дә куйды. Күңелдә ниндидер бушлык пәйда булды, шомлы ничектер. Әмма безгә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Яшибез әле! Әнә район мәдәният йорты директоры, якташыбыз Әлфия Закирова бу хакта шигырь дә иҗат иткән.

Елмаербыз әле

Кара чирләр килде безнен өскә

Бар халыкны шомга калдырды.

Челпәрәмә килде ак өметләр,

Бер мизгелдә дөнья тузылды...

Әй, син, тормыш, рәхим-шәфкатеңнән

Аямыйча безне аердың.

Аердың да, һичбер жәлләмичә

Төпсез упкыннарга батырдың.

Безне алай гына бөгәлмисең,

Без нык халык, без чын тимердән.

Курыкмыйбыз, арыначакбыз бер

Covid дигән таҗлы чирләрдән.

Килер көннәр: якты кояш чыгып,

Ал шәфакькә дөнья уралыр.

"Рәхмәт, тормыш!" - диеп, аваз салып,

Бөтен жиһан халкы елмаер!!!!

Әлфия Закирова.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев