Чирмешән эшмәкәрләре “Орион” яшьләр үзәгендә очраша
Белеп торыгыз

Чирмешән эшмәкәрләре “Орион” яшьләр үзәгендә очраша

Районыбыз эшмәкәрләре үзләрен борчыган проблемаларны, гозер-үтенечләрен контроль-күзәтчелек  органнары вәкилләренә җиткерә алачак. Бу атнада  алар өчен очрашу оештырыла.

-Анда җирле үзидарә вәкилләре, контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре (роспотребнадзор, прокуратура, салым хезмәте, янгын күзәтчелеге, экологлар, ветеринария хезмәте, эчке эшләр бүлеге) һәм Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле катнашачак, - ди район башкарма комитетының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

Чара 2021 елның 24 декабрендә, җомга көнне, Чирмешәннең “Орион” яшьләр үзәгендә үтә, сәгать 9да башлана.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев