Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән автоинспекторлары яктылык кайтаручы элементларның кирәклеген аңлаталар

Узган елны район юлларында өч кешене машина бәрдергән, машина астына эләгеп ике кешенең гомере өзелгән.

Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт вакыйгаларының күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында була.

Машина йөртүчегә бу вакытта машина юлына чыккан кешене күреп калу кыен. Начар һава торышы аркасында, хәл тагын да катлауланырга мөмкин. Киемнәргә тегелгән яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрне фаҗигадән саклый ала.  Киемдә яктылык кайтаргычлар куллануны закон да таләп итә, шунсыз тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлар эчендә булмаган  юл кырыеннан баручы яки юл аркылы чыгучы гражданнарны 500 сумга кадәр штрафка тарта алалар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин әйтүенчә, яктылык кайтаручы элементлар булмаган очракта  балигълык яшенә җитмәгән балаларның әти-әниләре  административ җаваплылыкка да тартылырга мөмкин.

Яктылык кайтаргычларның  әллә нинди төрлеләре (беләзекләр, брошкалар, фликерлар, термонаклейкалар) бар. Сорашулар күрсәткәнчә, өлкән сыйныф укучылары брелокларга һәм баучыкларга (шнурокларга) өстенлек бирәләр икән. ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары район мәгариф учреждениеләрендә балалар белән очрашулар үткәреп, яктылык кайтаручы элементларның кирәклеге турында аңлаталар. Моңардан тыш юл инспекторлары укучылар белән берлектә төрле акцияләр оештыралар, мәктәпләрдә юлда йөрү кагыйдәләре турында видеофильмнар һәм мультфильмнар күрсәтәләр, чаралар барышында яктылык кайтаргыч элементлар тараталар. Агымдагы елның узган өч аенда районда шундый 339 элемент таратылган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев