Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Черки тешләвеннән һәлак булган

Чит илләрдә ял итү модага кереп китте бит.

Менә бер эшкуар да күптән түгел Занзибар (Африканың көнчыгыш яры буендагы утрау) ял итеп кайткан. Тик сәяхәте фаҗигале тәмамланган. Кайтып бер атнадан артык вакыт үтүгә ул җан биргән. Табиблар әйтүенчә, аның барлык органнары да эштән чыккан. Маратның ( мәрхүмнең исеме шулай) үлемендә черки гаепле, ди белгечләр.

Казан эшкуары Марат, Занзибарда ял итеп кайтканнан соң, авырый башлаган. Аның тән температурасы күтәрелгән. Башта ул моңа әллә ни игътибар да бирмәгән, парацетомол эчкән дә куйган. Тик көн артыннан көн үткән, ә температура нормага килмәгән. Марат Республика инфекция дәваханәсенә анализ бирергә барган. Аңа "тропик малярия" дигән диагноз куелган, дәваханәгә салганнар, тик ул берничә көннән савыга алмыйча вафат булган.

Малярия - кан аша күчә торган хәвефле инфекция. Ул бавырны һәм башка органнарны зарарлый. Аңардан авыручыларның 40 проценты үлә. Малярияның яман төре дә бар. Анысын эләктерүчеләрнең 95 проценты гомере белән хушлаша.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев