Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар

Баланы йорт янында өелгән кар көртләре коткарган. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар. Бу хәл төнлә булган, дип яза Буа районының "Байрак" газетасы. Күршеләр әйтүенчә, кызның әбисе "яшь ире" белән еш кына спиртлы эчемлекле мәҗлесләр оештыралар. Алар, ризасызлык белдереп, ишек шакыса, ачмыйлар. Җәй көне оныгы...

Баланы йорт янында өелгән кар көртләре коткарган.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар. Бу хәл төнлә булган, дип яза Буа районының "Байрак" газетасы.

Күршеләр әйтүенчә, кызның әбисе "яшь ире" белән еш кына спиртлы эчемлекле мәҗлесләр оештыралар. Алар, ризасызлык белдереп, ишек шакыса, ачмыйлар. Җәй көне оныгы әбисендә еш кунакта була. Бу юлы да әнисе аны әлеге вакыйга буласы көнгә каршы китерә. Кызчыкны әбисе, аның белән яшәүче ир-ат һәм карт әбисе карарга тиеш булалар. Шул төнне күршеләр йорт каршында карда яткан кызны күреп алалар.

Тикшерү баланы әбисе белән яшәүче ир-ат тәрәзәдән ташлаган, дип фаразлый, ул бу хакта күрсәтмәләр дә бирә башлаган.

Иә мөһиме - бала исән калган. Аны йорт янында өелгән кар көртләре коткарган.

tatar-inform.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Чаллыда каттан ташлаганнар өченче кызны биш яшьлек