Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәйләү хәтерне яхшырта

Бəйлəү баш миенə йога кебек тəэсир итə. Күзəнəк, күзəнəк һəм тагын күзəнəк...

Бер көйгə салынган ритм үз эшен эшли, бəйлəүче кеше транс халəтенə керə: куллар эшли, баштагы уйлар юкка чыга, кешенең аңы нормаль халəткə килə. Бəйлəү кешедə аңы һəм күңел халəте белəн гармония тудыра, ə бу бик мөһим! Неврологиядə бəйлəүне “яңа йога” дип атыйлар. Юкка түгелдер, бу төр хобби күпме кешене үзенə тарта бит! Бəйлəү игътибарны арттыра, бəйлəгəн вакытта кешенең баш мие тулысы белəн эшли, бəхет гормоннары бүленеп чыгу сəбəпле, берничə кабат үзеңне бəхетле итеп тою хисе арта. Элекке кеше юкка гына балаларын кечкенəдəн кул эшенə өйрəтеп үстермəгəн, һəрвакыттагыча, акыллы булган шул безнең əби-бабаларыбыз.
Атнага өч тапкыр кул эше белəн шөгыльлəнгəн кешенең күңеле тынычлана, киеренкелек кими. Бəйли белсəгез, бу һөнəрегезне беркайчан да ташламагыз. Белмисез икəн, өйрəнергə тырышыгыз. Тормышыгызда булган үзгəрешлəргə үзегез дə хəйран калырсыз.
Бəйлəүче кешенең психик халəте яхшыра, иҗади мөмкин леклəре арта, сабырлык һəм түземлек кебек сыйфатларга ия булган кешене берни дə чыгырын нан чыгара алмый. Хəтерегез яхшырыр, баш миегез яхшырак эшли башлар, бəйлəү белəн дус булыгыз!
Белгечлəр фикеренчə, өлкəн яшьтəге бəйлəүчелəрнең акыллары саф кала һəм алар озаграк яши. Депрессия, тынгысызлык кебек халəтлəрне бəйлəү ярдəмендə җиңеп була. Тормышының иң кыен вакытларында кул эше эшлəп юанган кешелəр бар.
Бəйлəгез, тормышыгызны матурларга ашыгыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев