Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәясе бик төшкән азык-төлекне атаганнар

Беренче яртыеллыкта нибары ике продуктның бәясе арзанайган. Болар – лимон (30 процентка) һәм сарымсак (10 процентка).

Гыйнвар-июнь айларында лимон бәясе 30 процентка төшеп, килосы 132 сумга калган (2020 елның шул ук чорында 189 сумнан артып киткән булган). Башка бер генә яшелчә яки ризык кыска гына вакыт аралыгында шулай бик нык арзанаймаган.

Сарымсак 10 процентка арзанаеп, 254 сумнан 229,6 сумга калган. Шулай ук тары ярмасы (11 процентка – 60,8 сум), башлы суган (7 процентка – 32 сум) хакы сизелерлек төшкән.

Калган продуктлар, шул исәптән социаль әһәмиятлеләре дә, беренче яртыеллыкта кыйммәтләнгән. Бәя үсү буенча “борщ җыелмасы”на керә торган яшелчәләр “беренчелеккә” чыккан (чөгендер 69 процентка кыйммәтләнеп, 48,3 сумга җиткән), кишер (56 процентка – 52,5 сум) һәм бәрәңге (50 процентка – 41,4 сум) . Моннан тыш шикәр комы хакы 47 процентка артып, килосы 49,8 сум булган, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X