Бәркәтәдә иске йортларны яңа хуҗалар ала
Белеп торыгыз

Бәркәтәдә иске йортларны яңа хуҗалар ала

Быел Бәркәтә авылындагы буш өйләрнең өчесенә хуҗа табылган.

Тукай урамындагы бер йортны Себердән кайткан пенсионерлар сатып алып, анда үзләренчә ремонт ясыйлар. Дөрес, тумышлары белән шушы авыл кешеләренең шәһәрдә дә квартиралары бар икән. Әлмәттә торучы яшь пар да шушы урамнан йорт сатып алган. Алар бу торакларын дача буларак кулланмакчы. Яшьләр урамында буш торган тагын бер йортның да яңа хуҗасы бар.

Архив фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев