Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүлмә һавасын дымландыру кирәкме?

Хәзер кышын байтак кеше һава дымландыру җиһазларыннан файдалана башлады. Модага иярү генәме, әллә инде, чыннан да, кирәкле әйберме икән бу?

Белгечләр әйтүенчә, һава дымландыргыч шәһәрнең күпкатлы бетон йортларында көн күрүчеләр генә түгел, авылда агач өйләрдә яшәүчеләр өчен дә кирәк. Йортлар җылытыла башлауга, борын эче кибү, сулыш алу авыраю шул дымлылык җитмәүдән килә. Бүлмә һавасы коры икән, күтәренке кәеф белән хушлашырга гына кала. Иртән йокыдан торганда, баш тубалга әйләнеп, хәлсезлек басса, димәк, бүлмә һавасы әйбәт түгел дигән сүз. Коры һава, бигрәк тә балаларда, салкын тиюгә бирешүчәнлек барлыкка китерә. Ник дигәндә, борынның кипшергән лайласыман тышчасы авыру кузгатучы микроорганизмнарга «киртә» булудан туктап, аларны җиңел генә үткәреп җибәрә.

Ләкин һава дымландыргыч җиһазларның төрлесе бар. Шуларның кайсын сайларга? Сайлаганда, нәрсәләрне күздә тотарга?

Ультратавышлы җиһаз. Иң мөһим өстенлеге – салкын пар чыгаруы. Мондый прибор кечкенә балалар өчен дә бик әйбәт. Ник дигәндә, хәтта бик якын килсәләр дә, пешүдән куркасы юк. Күпчелек модельләренең өстәмә функцияләр белән тәэмин ителгән. Бүлмәдәге дымлылык дәрәҗәсенә «күз-колак булып тору» белән беррәттән, төсле утлар ярдәмендә балалар бүлмәсендә әкияти мохит тудырырдайлары да бар. Кимчелегенә килгәндә, прибор бары тик кайнаган яки чистартылган (дистилляцияләнгән) су салуны таләп итә, юкса ул тиз сафтан чыгачак. Моннан тыш фильтрларын даими алыштырып торырга кирәк.

Пар чыгаручы җиһаз. Монысы – гадирәк. Эшләү принцибы чәйнекне хәтерләтә. Сыешлыктагы электродлар суны кайнатып чыгара. Кайнар пар махсус тишемнәр аша чыгып, бүлмә һавасына су тамчылары бөрки. Тик уңайсызлыгы да юк түгел. Ялгыш кына парга пешмәс өчен прибордан 10 сантиметр чамасы читтәрәк йөрергә кирәк. Моннан тыш кайнар пар мебельне дә бозарга мөмкин. Тавыш чыгарып эшләвен дә кайберәүләр яратып бетерми. Шуңа күрә аны аулаграк урынга урнаштырмыйча булмый. Ә инде өстенлеге – дөрес файдаланганда, кайнар пар микробларны үтереп, бүлмә һавасын зарарсызландыра. Мондый прибор очсызгарак та төшә, чөнки аңа чистартылган су да, фильтрлар да кирәкми. Ингалятор яки хуш ис таратучы прибор буларак та кулланырга мөмкин.

Гадәти җиһаз. Һаваны фильтр яки су белән бик яхшылап чылатылган башка әйбер аша «өреп» дымландыра. Ягъни табигый шартларда парга әйләнү принцибы буенча эшли. Иң зур кимчелеге – су (пычрана) һәм фильтрны даими алыштырып торырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X