Белеп торыгыз

Бүген яшенле яңгыр булуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Һава температурасы 21-26 градус...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла.
Һава температурасы 21-26 градус җылы булачак.
2 июльгә каршы төндә яңгыр, боз яву һәм яшен яшьнәү әле кабатланачак. Һава температурасы 11-16 градус тирәсендә саклана.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


һава торышы яңгыр Җил

Нет комментариев