Бүген Чирмешәндә машина йөртүчеләрне “Тоннель”дә тикшерәчәкләр
Белеп торыгыз

Бүген Чирмешәндә машина йөртүчеләрне “Тоннель”дә тикшерәчәкләр

Әлеге операция Азеево-Чирмешән-Шентала автоюлының 69 нчы километрында, ягъни  район үзәгенең төньягында, әйләнгеч юлга керү уңаендагы “Чирмешән” язуы янында үткәрелә.  

Профилактик чара барышында районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмау очракларының аерым төрләренә, бигрәк тә, автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга игътибар итәчәк. Операциянең вакыты кичке 4тән 6га кадәр билгеләнгән. 

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев