Бөгелмә-Лениногорск юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла
Белеп торыгыз

Бөгелмә-Лениногорск юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

Бу юлда ремонт эшләре планлаштырылган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 12 августтан 31 октябрьгә кадәр Лениногорск муниципаль районында Бөгелмә-Лениногорск автомобиль юлының 7,5-9,4 чакрым участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу юлда ремонт эшләре планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгны министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль дәрәҗәдәге Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк дәрәҗәсендәге Лениногорск-Азнакай, Лениногорск-Карабаш автомобиль юллары тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы Татарстан буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан уйларга киңәш ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/191295/

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев