Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән”гә язылдыгызмы әле?

Район газетасына гел язылам. Дөрес, хәбәрләрне сайтта да тиз генә карап чыгабыз, әмма кәгазьгә басылган газетаны кулыңа алып, яңалыклар белән ашыкмыйча танышу, бөтенләй башкача.

“Безнең Чирмешән”не алу белән авыл, авылдашлар турында берәр хәбәр язмадылар микән, дип карыйм. Район газетасында яңалыклар чагылыш таба.

Саннарның берсендә минем турында да яздылар. Яшереп тормыйм, газета битләрендә фоторәсемемне күрү, үзем турында язылган материалны уку бик күңелле булды.

Берничә ел дәвамында без район җитәкчелеге һәм редакция хезмәткәрләре белән берлектә якташларыбызны 90, 95 һәм 100 еллык юбилейлары белән котлап йөрибез. Аннан соң газета битләрендә алар турында язма басыла. Билгеле, мондый игътибар өлкәннәр өчен бик мөһим, туганнары да, балалары да сөенә. Якыннары турында язылган газетаны кешеләр кадерләп саклыйлар, ул материаллар турында горурланып сөйлиләр.

Миңа газета язмаларының барысы да аңлаешлы телдә язылуы да ошый. Журналистлар – үз эшләренең осталары, газетаны кызыклы, заманча итү өчен бик тырышып эшлиләр, аларга уңышлар телим.

Рушания Әхмәдуллина.

Чирмешән авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев