Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер минутта нәрсә эшләп була?

Бер минут эчендә сез 4 тапкыр “Ихлас” сүрәсен укый аласыз. Бу сүрәне уку Коръәннең өчтән берен укуга тиң.

Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр “Ихлас” сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне бер ай эчендә - 600, ә бер ел эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз.

“Ихлас” сүрәсе.
“Бисмиллəһир-рахмəəнир-рахиим. Куль һүəл-лааһү əхəд. Əл-лааһүс-самəд. Лəм йəлидъ үə лəм йүлəд. Үə лəм йəкүл лəһүү күфүəн əхəд”.
(Тәрҗемәсе: “Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән. (Рәсүлем) Әйт: “Ул Аллаһ – бердәнбер! Аллаһ – (бернәрсәгә дә) мохтаҗ булмаучы. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган. Һич беркем Аңа (бер яктан да охшаш, иш һәм) тиң түгел”).

1 минут эчендә сез Аллаһыга хәмед-сәналәрегезне, шөкерләрегезне әйтә, аңа яратуыгызны белдерә аласыз.
Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев