Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгеч иммунитетны ныгыту буенча киңәш бирде

Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев Sputnik радиосына биргән интервьюсында тамакны чыныктыруның (аеруча пандемия чорында) әһәмияте хакында сөйләде.

Вирус һәм бактерияләр организмга өске сулыш юллары, шулай ук йоткылык аша эләгә. Табиб тамакны, мисал өчен, Скандинавия методикасы ярдәмендә чыныктырырга киңәш итте.

«Моның өчен манго, әфлисун, лимон яки грейпфрут согы алабыз. Яңа гына чыгартылган сок та кулланырга мөмкин. Барысы да сезнең шәхси үзенчәлеккә бәйле. Сокны махсус формаларга салып, суыткычка куябыз. Анда сок каткач, әледән-әле боз кисәкләрен алып, суырабыз. Цитруста С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән йоткылыкның арткы стенасын, лимфоид тукыманы чыныктырабыз», — дип аңлатты табиб.

Әлеге процедураны көненә ике тапкыр даими рәвештә кабатларга кирәк, бозның диаметры 5 сантиметрдан да зуррак булмаска тиеш. Бер тапкыр суыру өчен бер боз кисәге җитә.

Тамакны чыныктыру өчен табиб кышын шулай ук саф һавада йөрергә, салкын һаваны борын белән дә, авыз белән дә суларга киңәш итте. Бу да бактериаль һәм вируслы, шул исәптән коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен тамакка уңай йогынты ясаячак, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев